ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татар җыры"нда беренче тапкыр Әнвәр Нургалиев, Эльмира Кәлимуллина катнашачак

5 декабрь 2018, 12:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Җырчы матбугат конференциясендә татар халкына рәхмәт әйтте.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина быел Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивалендә беренче тапкыр катнаша. Бу хакта “Барс-Медиа” үткәргән матбугат конференциясендә билгеле булды. 

Әнвәр Нургалиев “Барс-Медиа” татар медиа группасына Татарстан тамашачысы өчен җырлый алуына рәхмәтен белдерде. “Мин шушы яшемә җитеп “Алтын Барс” премиясенең лауреаты булуыма бик шат. Үземнең хыялымны чынга ашыра алдым, шул сәбәпле миңа бик рәхәт. Татарстан тамашачысы белән таныштырган, катнаштырган өчен “Барс-Медиа”га рәхмәт. Бу – минем өчен зур бәя”, - диде җырчы.

“Минем бүгенге көндә бик рәхәт чакларым. Минем иҗатымны үз иткәннәре һәм яратканнары өчен татар милләтенә рәхмәтемне белдерәм. Үзен җырчы дип санаган һәр артист да “Татар җыры” фестивалендә катнашырга хыяллана”, - диде Әнвәр Нургалиев.

XIX Халыкара “Татар җыры” эстрада фестивале турында тулырак “Интертат” сайтыннан укый аласыз.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10