ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк

5 декабрь 2018, 13:52 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк Республика халкы 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 9 гыйнварына кадәр ял итә.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән эш календаре нигезендә, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы ун көн ял итәчәк.

Шулай итеп, 29 декабрь – шимбә эш көне була һәм ул бер сәгатькә кыскара. 30 һәм 31 декабрь ял көннәре була. 30 декабрь якшәмбегә туры килә. 31 декабрьгә – дүшәмбегә 29 декабрь, шимбә ял көне күчерелә.

Яңа елда республика халкы 8 гыйнварны да кертеп, 10 көн ял итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10