ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills төбәк чемпионатының йомгаклау этабы башланды

5 декабрь 2018, 14:30 , Фото: архив/Михаил Захаров, Регина Гумарова

Казанда WorldSkills төбәк чемпионатының йомгаклау этабы башланды
 Ярышлар дүрт компетенция буенча уза.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә WorldSkill стандартлары буенча эшче һөнәрләр төбәк чемпионатының йомгаклау этабы башланды.

Ярышлар 7 декабрьгә кадәр дүрт компетенциядә: “Эретеп ябыштыру технологияләре”, “Санлы программа идарәсе белән станокларда токарь эшләре”,“Санлы программа идарәсе белән станокларда фрезер эшләре” һәм “Электроника” буенча уза.

  • Татарстан WorldSkills 2018 бәйгесендә барлыгы 83 компетенция бар. Бәйгенең беренче этабы 14 - 16 ноябрьдә, икенчесе 21 - 23 ноябрьдә узды. 24 ноябрьгә кадәр 79 юнәлеш буенча нәтиҗәләр ясалды, бүләкләү тантаналары булды.

Чемпионат йомгаклары буенча эшче һөнәрләр бөтенроссия чемпионатында катнашу өчен Татарстан киңәйтелгән җыелмасы исемлекләре төзеләчәк.

Ил чемпионаты финалы шулай ук Казанда узачак, ул WorldSkills Kazan 2019 дөнья беренчелеге алдыннан генераль репетиция сыйфатында була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10