ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Татар-информ”да “Идел-Йорт” халык театрлары фестивале турында сөйләшәчәкләр

5 декабрь 2018, 15:42

“Татар-информ”да “Идел-Йорт” халык театрлары фестивале турында сөйләшәчәкләр Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 декабрьдә 10:00 сәгатьтә “Татар-информ”да Шамил Закиров исемендәге “Идел-Йорт” XVIII төбәкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире, “Идел-йорт” төбәкара бәйге жюри рәисе Нияз Игламов, Бөтендөнья татар конгрессының башка комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнаша.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырыла. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гәммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10