ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

СССРның атказанган очучысы Илсур Низамов вафат

5 декабрь 2018, 16:16 , Фото: Пресс-служба Полпредства РТ в РФ

СССРның атказанган очучысы Илсур Низамов вафат Хәрби очучы белән хушлашу чарасы 7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәсәкәүнең Отрадная урамындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). СССРның атказанган очучысы, полковник, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Илсур Низамов  4 декабрьдә 84 нче яшендә каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрби очучы белән хушлашу чарасы  7 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Мәскәүнең Отрадное районындагы “Ярдәм” мәчетендә узачак.

Илсур Низамов Волков зиратында җирләнәчәк. Бу турыда ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә аның кызы хәбәр иткән.

  • Илсур Низамов 35 ел очучы хезмәтен башкарган. Әфганстан, Ангола, Мисыр, Эфиопия хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан. Аның 20 хәрби бүләге бар. Очучы хезмәтендә полковник Илсур Низамов тирәнтен һөнәри белем туплаган, 8 мең сәгатькә якын очып, 6 төрле самолетны үзләштергән.
  • Илсур Низамов ике тапкыр “Кызыл Йолдыз”, “Изге Александр Невский”, III дәрәҗә “СССР Хәрби көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары, “Хәрби-интернационалист” билгесе һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10