ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанның 16 меңнән артык укучысы БДИ тапшыру өчен йомгаклау иншасы язды

5 декабрь 2018, 17:48

357 татарстанлы инша урынына изложение язган.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Бүген бөтен Россия буенча унберенче сыйныф укучылары БДИга допуск булып хезмәт итүче йомгаклау иншасын яздылар. Татарстанда аны бу уку елының 16 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

«Алар арасында Урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 26 студент, ябык типтагы учреждениеләрдән 273 кеше бар. Узган елларда мәктәпне тәмамлаган бер кеше дә бар», - дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.

Кайбер укучылар инша урынына изложение яздылар, алар - 357 кеше, шул исәптән 84-е – мөмкинлекләре чикләнгәннәр.

Быел йомгаклау иншалары өчен «Аталар һәм балалар», «Хыял һәм чынбарлык», «Сәнгать һәм һөнәр», «Игелек һәм рәхимсезлек» кебек темалар сайлап алынды. Нәтиҗәләр «зачет-незачет» системасы буенча бәяләнә. Алар дүрт ел гамәлдә булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10