ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада коткаручылар тыелган зонада боз өстеннән өч балыкчыны чыгарган

5 декабрь 2018, 19:11 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Түбән Камада коткаручылар тыелган зонада боз өстеннән өч балыкчыны чыгарган Кышын балык тотарга яратучыларны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда коткаручылар Түбән Кама ГЭСында тыелган зонада боз өстеннән өч балыкчыны чыгарган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Балыкчыларны коткарырга 6 нчы зона янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре, Кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары, янгын сүндерүчеләр, табиблар һәм полиция килгән. Урында өч ир-атның резин көймәдә ярдагы бозга кадәр барулары һәм аннан китәргә теләмәүләре ачыкланган.

Коткаручылар суднода балыкчыларны ярга чыгарганнар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10