ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Спас районында 6,7 млн сумлык күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды

5 декабрь 2018, 19:28 , Фото: spas-rt.ru

Спас районында 6,7 млн сумлык күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды Яңа үзәкне нибары җиде ай эчендә сафка бастырганнар, ул 50 урынга исәпләнгән.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Спас районының Измери авылында күпфункцияле мәдәни үзәк ачылды, дип хәбәр итә Измери авыл җирлеге администрациясе.

Үзәк төзелеше мәдәни билгеләнештәге объектлар төзү буенча республика программасы ярдәмендә башкарылды. Төзелешкә республика бюджетыннан 6,7 млн сум бүлеп бирелгән. Яңа үзәкне нибары җиде ай эчендә сафка бастырганнар, ул 50 урынга исәпләнгән.

Ачылу тантанасында район җитәкчелеге катнашты. Кызыл тасманы кисү хокукы дәрәҗәле кунакларга һәм Измери җирлеге башлыгы Рәис Валитовка бирелде.

Мөхтәрәм кунаклар яңа клубның беренче тамашачылары булдылар, аның сәхнәсендә район үзешчәннәре чыгыш ясады. Район башлыгы Камил Нугаев, җыелган кунакларны сәламләп, яңа мәдәният йорты һәрвакыт тулы булуын һәм аның кызыклы иҗади тормыш белән яшәвен теләде.

Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 267,8 млн сумлык 28 мәдәни объект төзү каралган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10