ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районы җирлекләрендә инвалидларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр

5 декабрь 2018, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/unkonlek-kysalarynda-aktanysh-rayony-irleklrend-invalidlarny-borchygan-soraular-tgrk-stld-khl-itel-fotolar

Актаныш районы җирлекләрендә инвалидларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәләр Җирлекләрдә яшәгән инвалидлар күтәргән сораулар арасында яңа елдан пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр, инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтү актуаль иде.

(Актаныш, 5 декабрь, "Татар-информ",  "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Актаныш районында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен киң күләмле чаралар оештырыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Декада дәвамында авыр тормыш вазгыятендә калганнар өчен кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтелә.

Инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән районкүләм чараларның берсе – җирлекләрдә башланган "түгәрәк өстәл"ләр. Авылдан чыкмый гына, чиратларда утырмый гына үз сорауларыңа җаваплар таба алу мөмкинлеге инвалидлар өчен бик уңайлы.

"Түгәрәк өстәл"нең эшендә җирлек башлыклары, башлангыч инвалид оешмалары рәисләре дә катнашу, шәхси сораулар белән беррәттән, күпләрне борчыган гомуми проблемаларга да тукталып, аларны чишү юлларын барларга мөмкинлек тудырды.

Җирлекләрдә яшәгән инвалидлар күтәргән сораулар арасында яңа елдан пенсиягә кагылышлы үзгәрешләр, инвалидлык алу буенча ярдәм күрсәтү, тернәкләндерү программалары, дарулар алу юнәлешендәге хәрәкәт кебекләре аеруча актуаль иде. Очрашу барышында шулай ук инвалид балага коляска алу проблемасы да кузгатылды.

Актаныш хастәханәсенә барып тикшерелү мөмкинлеге булмаучылар гомум-гамәли табибларның җирлекләргә килүен оештыруны да сорады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10