ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бертуган Максудиларга багышланган конференциягә Истанбулда яшәүче оныклары килә

6 декабрь 2018, 08:40

“Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дип аталган халыкара гыйльми конференциядә Россия, Азәрбайҗан, Төркия галимнәре катнаша.

(Истанбул, 7 декабрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Иртәгә Казанда узачак “Бертуган Максудиларның фәнни мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге” дип аталган халыкара гыйльми конференциядә Садри Максудиның Истанбулда яшәүче оныклары Гөнүл Пултар һәм Али Вахит Турхан да чыгыш ясаячак. Бу турыда Садри Максуди оныгы – мәдәниятне өйрәнү җәмгыяте рәисе, әдәбият галиме Гөнүл Пултар хәбәр итә.

Бу җыен татар халкының танылган җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист Әхмәтһади Максудовның тууына - 150, аның энесе – сәясәт эшлеклесе, хокук, филология һәм тарих фәннәре докторы Садри Максуди Арсалның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Бертуган Максудиларга багышланган фәнни җыен Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы, Төркия дәүләт тарих корылышы ярдәмнәре белән үткәрелә. Оештыручылар белдергәнчә, фәнни җыенга Татарстан галимнәреннән тыш Россиянең төрле төбәкләреннән, Азәрбайҗан һәм Төркиядән дә галимнәр катнашачак. 

Конференциядә “Садри Максудиның тормышы һәм иҗаты”, “Төрки халыкларның иҗтимагый-сәяси тормышында Садри Максудиның роле”, “С.Максудиның эмиграция чорындагы эшчәнлеге”, Әхмәтхади Максудиның мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру”, “XX гасыр башында татар иҗтимагый хәрәкәте һәм Ә.Максуди”, “XX гасыр башында “Йолдыз” газетасы һәм татар вакытлы матбугаты”, “Татар мәктәпләре һәм Ә. Максудиның педагоглык эшчәнлеге”, “Ә.Максудиның дини эшчәнлеге” кебек темаларга докладлар укылачак.

Фәнни конференция Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рəисе Васил Шәйхразиев һәм Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Садыйк Доганның сәламләү чыгышы белән башланып китәр дип көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10