(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышында ике гариза хупланды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта комиссия әгъзалары ике проектны карады: “Электр машиналары өчен электрографит щеткалар җитештерү буенча сәнәгать предприятиесе булдыру” һәм “Чаллыда асылмалы конструкцияләр җитештерүне оештыру”.
Проектларның инвестицион планнары, бюджет нәтиҗәлелеген фаразлау, яңа эш урыннарын булдыру тәкъдим ителде. Комиссия әгъзалары ике проектны да хупладылар, диелгән әлеге хәбәрдә..
- Хәзерге вакытта 25 компания “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булып тора.