ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ата-аналарның егерме хатасы - "Сөембикә" журналы

6 декабрь 2018, 09:46 , Фото: архив/Рамиль Гали

Ата-аналарның егерме хатасы - Артык иркәләнеп үскән балаларда бәхет кайдан булса да читтән килергә тиеш дигән стереотип барлыкка килә.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", "Сөембикә", Чулпан Галиәхмәтова). Бу сиңа файда бирми! Ата-аналар еш кына балаларының теләкләренә әнә шулай итеп киртә куялар. Белгечләр мондый алымнар белән, гомумән, килешми. Гаилә мөнәсәбәтләрендә махсуслашучысы америка психологы Майк Лири ата-аналарның балалар сәламәтлеге һәм күңеленә зыян салган хаталары исемлеге төзегән. Психолог аларны кабатламаска чакыра. Балаларыбызга булган мөнәсәбәтебезне күз алдында тотып, барлап карыйк әле.

1. Сайлауга тулы ирек бирү
Күпчелек ата-аналар балалар үзләре мөстәкыйль рәвештә сайларга тиеш дип саный. Чынлыкта исә карар кабул итү алар өчен зур стресс. Күбесе аңа әзер түгел.

2. Мактау
Баланы һәрвакыт мактап тору – зур хата. Бу бәйлелек тудыра. Мондый мохиттә үскән балалар бүләкләү булмаса, бернәрсә эшләргә теләмәячәк.

3. Баланы бәхетле итәргә талпыну
Бәхетле булырга бала үзе өйрәнергә тиеш.

4. Артык иркәләү
Артык иркәләнеп үскән балаларда бәхет кайдан булса да читтән килергә тиеш дигән стереотип барлыкка килә. Болай итеп уйлау да бәйлелек тудыра.

5. Артык күп йөкләмәләр
Күпчелек ата-ана балаларының күп һәм төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрергә тиеш дип саный. Шул очракта гына начар компанияләргә юлыгуга вакыты калмаячак дип саный. Нәтиҗәсе «янып бетү синдромы», балада ярсу өянәкләре барлыкка килү белән тәмамланырга мөмкин.

6. «Интеллект барысыннан да өстен»
Бу дөньяда иң әһәмиятлесе – баланы гыйлемле итеп тәрбияләү дөрес түгел. Мондый гаиләләрдәге балалар, нигездә, тәкәббер һәм икейөзле булып үсәләр.

7. Катгый дини тәрбия
Кайбер ата-аналар, дини тәрбия генә дөрес булган кыйммәтләр системасын булдыра, дип саный. Бу уңайдан шуны онытмаска кирәк: балалар, ата-аналары яки дин әһелләренең үз-үзләрен тотышында икейөзлелек күрсә, бу система бер мизгелдә юкка чыгачак.

8. «Уңайсыз» темалар
Күпчелек ата-аналар балалары белән секс хакында сөйләшергә куркалар. Бу хакта сөйләшмибез икән, балалар да әлеге тема белән кызыксынмаячак дип саный. Нәтиҗәсе – көмәнле яшүсмер кызлар.

9. Артык күп тәнкыйть
Кырыс тәрбияләнгән балалар арасыннан уңышлы кешеләр күбрәк чыга. Тик барысы да шулай җип-җиңел булса икән... Артык күп тәнкыйть баланың һәрвакыт камиллеккә омтылырга тырышу гадәтен тудыра. Бик кечкенә уңышсызлык өчен дә үз-үзен күралмый башлый. Кызганыч, кайвакыт бу үз-үзенә кул салуга да китереп җиткерә.

10. Оялту, битарафлык, янау
Бервакытта да (хәтта шаярып та) бала үз-үземне тотышым өчен мине башка яратмыйлар дип уйлый күрмәсен. Мондый манипуляцияләр сезнең арадагы якынлыкны сызып атачак. «Син миңа башка кирәк түгел» уены чынга ашарга мөмкин.

11. Иртә зураю
Психолог Майк Лири, кечкенәдән үк үз-үзен кайгырткан, кечкенә эне-сеңелләрен карарга туры килгән кешеләр, үскәч, бала табарга теләми дигән фикердә.

12.Гаджетлардан чиксез куллану
Телевизор, видеороликлар, компьютер уеннары, йә булмаса социаль челтәрләр – боларның барысын да ата-аналар чикләргә тиеш. Балада гадәти аралашу гадәтен бетерергә берничек тә ярамый.

13. Күңел ачулар
Балаларның күңелен ачарга бурычлыбыз дип санау дөрес түгел. Болай уйлау һәм эшләү балада мөстәкыйль рәвештә күңеленә ошаган шөгыль табарга киртә куела, иҗади фикерләү сәләте дә югала.

14. Артык нык кайгырту
Баланы бар нәрсәдән дә саклап калып булмый. Кайбер гаиләләрдә ата-аналар үз сабыен бар нәрсәдән саклап, аның тормышын бик нык җиңеләйтергә тырыша, ә соңыннан баласының рәхмәтле булмавына аптырый. Тормыш тәҗрибәсен үз хаталарыбыз аша гына җыйганны онытмыйк.

15. Куркынычлардан саклап калырга омтылу
Шуны онытмаска кирәк: табигый шартларда тәрбияләнгән бала аз авырый, яшьтәшләре белән дә уртак телне тиз таба.

16. Кичке ритуаллар
«Син бүген нәрсәләр белән шөгыльләндең?» Кичен, җыелышып беткәч, якыннарыңа бирелгән әлеге гап-гади сорау бала өчен бик мөһим. Алар тормышлары белән кызыксынуларын белеп үсә.

17. Кечкенә балаларга китап уку
Әниләре китап укыган вакытта балага үзен тыныч тотарга, аз хәрәкәтләнергә, хыялын эшкә җигәргә туры килә. Кичләрен китап уку кебек матур гадәт мәктәптәге тәртипкә, креатив һәм логик фикерләүгә өйрәтә.

18. Бала әзер булмаганда аны имезүдән аеру
Ими имү – бала өчен куркынычсызлык символы. Аны баладан көчләп тартып алу – хата. Балага үзен куркынычсыз итеп сизәр өчен уңайлы мохит булдырырга кирәк, шул вакытта гына ул имүдән үзе баш тартачак.

19. Ашауда контроль булмау
Балалар артыгын ашарга яраталар. Бу гадәт безгә ризык җитмәгән вакыттан ук – геннарга сеңеп калган. Бала ашказаны тулганчы ашый. Шуны онытмаска кирәк: туену хисе безгә бераз соңарып килә.

20. Балаларга кул күтәрү
Ата-аналар баланың арт ягына сугып алуны акылга утырта дип саный. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, мондый физик җәзалар да, баланы артык яратулар да – нәтиҗәсез. Психолог сүзләренчә, ата-аналар бер чиктән икенче чиккә ташланырга ярата: артык иркәлим дип, кулларына каеш алып, тискәре реакция күрәләр: агрессия, алдау, курку, ачу.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10