ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан

6 декабрь 2018, 09:12 , Фото: bashinform.ru

Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан Каз өмәсенә Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да килгән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). 5 декабрьдә Башкортстанның Чакмагыш районында Калмашбаш авылында каз өмәсе булган. Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова да каз өмәсенә килгән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Каз өмәсендә шулай ук Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да катнашкан. Бәйрәмдә "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Китапханәчеләр, авыл кешеләре дә каз йолкышкан.

Башкортстан һәм Уфа башлыкларының хатыннары милли ризыклар белән дә сыйланган. Аларга токмачлы аш, зур бәлеш, кыздырган каз ашаттылар, диелгән әлеге хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10