ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роскомнадзор яшь буенча ике төрле яңа чикләү кертергә ниятли

6 декабрь 2018, 11:17

Ведомство башлыгы сүзләренчә, чикләүләр мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Россия Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) гаммәви мәгълүмат чаралары өчен ике төрле яңа яшь чикләве (1+ һәм 3+) кертергә ниятлиләр. Бу хакта ведомство башлыгы Александр Жаров хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта без гаммәви мәгълүмат чараларындагы яшь чикләүләрен күзәтәбез. Алар барлыгы дүртәү: 0+, 6+, 12+ һәм 18+. Бүгенге көндә 1+ һәм 3+ маркировкаларын кертү турындагы мәсьәлә бик кискен тора», - дип белдергән Александр Жаров Россия мәгариф академиясе попечительләр советы утырышында.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, маркировка тыю максатыннан түгел, ә мәгълүмати куркынычсызлыкны күздә тотып кертелә – яшь чикләве балага нәрсәнең файдалы булуын һәм аның психик сәламәтлегенә нәрсә зыян китерүен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10