ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казандагы бер сәүдә павильонында төнлә чыккан янгынны видеога төшергәннәр

6 декабрь 2018, 10:59 , Фото: соцсети

Казандагы бер сәүдә павильонында төнлә чыккан янгынны видеога төшергәннәр Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Узган төндә Казанның Совет районында бер сәүдә павильонында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Себер трактындагы 36г йортындагы файдаланылмый торган павильонда янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 23.52 сәгатьтә килгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга 10 минут эчендә килеп җиткән. Алар килгәндә сәүдә павильонын ялкын чолгап алган була инде. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә янгын чыккан урыннан видеоязмалар урнаштырган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10