ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сызраньда татар телен өйрәнү төркемнәренә укучылар җыялар

6 декабрь 2018, 11:48

Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә була.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Сызрань шәһәр округының Татар милли-мәдәни автономиясе татар телен өйрәтү төркемнәренә укучылар җыюны дәвам итә.  Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә (Сызрань шәһәре, Степан Разин урамы, 26) оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Теләге булган һәркем татар телен өйрәнергә килә ала.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10