ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Сибгатуллина укуында "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен яздырган

6 декабрь 2018, 12:52 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан китап нәшрияты Гүзәл Сибгатуллина укуында Аудиокитапны Татарстан китап нәшрияты сайтында түләүсез тыңлап була.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Әхтәмҗанова). Артист Гүзәл Сибгатуллина Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәрен укыды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.

Әсәрне әлеге сылтама аша Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә түләүсез тыңлап була.

"Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча фильм төшерелгәч, әсәр тагын да популярлашты. Әлеге фильмда төп рольне артист Гүзәл Сибгатуллина уйнады. Шунлыктан аудиокитапны укырга без Гүзәлне чакырдык һәм лгышмадык дип уйлыйм, чөнки аның тавышы бик чиста, яңгырап тора. Аудиокитап уңышлы килеп чыкты. Кайта-кайта тыңларга да була", - диде Айсылу Галиева.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10