ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш – мәгариф һәм фән министры

6 декабрь 2018, 14:49 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Белем бирү һәм тәрбия янәшә барырга тиеш – мәгариф һәм фән министры “Юкса, белемле, әмма оятсыз, әдәпсез, яисә намуслы, ләкин гыйлемсез кеше килеп чыгарга мөмкин”, - ди Рафис Борһанов.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Белем бирү һәм тәрбия процесслары янәшә барырга тиеш. Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда “Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары” темасына фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында шулай дип белдерде.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 90 еллыгына багышланган.

“Укыту гына түгел, тәрбия дә мөһим. Бу ике процесс янәшә барырга тиеш. Юкса, белемле, әмма оятсыз, әдәпсез, яисә намуслы, ләкин гыйлемсез кеше килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә уку программаларында моны бергә алып бару зарур. Олы тормыш юлы үткән, зур тәҗрибәсе булган кешеләр генә моны башкарып чыга ала”, – диде Рафис Борһанов.

Министр бүгенге тиз үзгәрүчән тормышта рухи кыйммәтләр истә тотылырга тиешлеген әйтте. “Халыкның әхлак кыйммәтләре дә безгә әти-әниләрдән күчкән дәрәҗәсендә сакланырга тиеш. Кешелекне озак еллар саклауда Мәгарифне үстерү институтының роле бик зур”, - ди ул.

Рафис Борһанов сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә хатаны бик тиз ясап була. “Ул хатаны төзәтү буыннарга сузылырга мөмкин, шуңа күрә методика, программаларны үзгәртүгә сакчыл карыйбыз. Аларның һәркайсын берничә ел сынарга кирәк, аннары гына дөресме, юкмы икәнен күрә алабыз”, - диде ул.

Министр Мәгарифне үстерү институтының дөньядагы белем бирү программалары белән бергә атларга, дөнья тәҗрибәсеннән хәбәрдар булырга тиешлеген ассызыклады. Чыгышыннан соң, ул тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10