ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Президенты Австрия чаңгы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште

6 декабрь 2018, 16:23 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Австрия чаңгы җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләште Fischer компаниясе элек чаңгы җитештерүне Чаллыда булдыру мөмкинлеген караган.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгы җитештерә торган Fischer Австрия компаниясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с делегацией компании Фишер (Австрия)

Хәбәрдә әйтелгәнчә, очрашуда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми кешеләр катнашкан.

“Татар-информ” элек Fischer "Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә спорт җиһазлары җитештерү буенча предприятие урнаштыру турында килешүләр баруын хәбәр иткән иде.

  • Fischer Sports компаниясенә 1924 елда нигез салынган. Аның баш офисы һәм заводлары Австриянең Рид шәһәрендә урнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10