ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Нияз Игъламов халык театрлары кайбер профессионалларга караганда да әйбәтрәк дип саный

6 декабрь 2018, 17:12 , Фото: Султан Исхаков

Нияз Игъламов халык театрлары кайбер профессионалларга караганда да әйбәтрәк дип саный Театр тәнкыйтьчесе халык театрларының профессиональлеген арттыру өчен семинарлар, мастер-класслар үткәрү кирәклеген әйтте.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). "Идел-Йорт" XVIII төбәкара театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры әдәби бүлек мөдире, театр бәйгесенең жюри рәисе Нияз Игъламов халык театрларының эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

“Әлбәттә, формаль яктан алар үзешчән коллективлар, ләкин кайбер профессиональ театрларга караганда алар үз спектакльләрен әйбәтрәк, төгәлрәк куялар”, - диде фестивальнең жюри рәисе.

  • “Идел-йорт” халык театрлары бәйгесе өч этаптан тора. Аның зональ туры февральдән алып апрельга кадәр үтте, октыбрьдә уздырылган сайлап алу турына 18 коллектив чакырылды. Алар арасыннан Бөгелмә шәһәрендәге “Татар мәдәни үзәге” коллективының халык театры “Гөргөри кияүләре” спектакле белән җиңеп чыкты.

Нияз Игъламов халык театрлары профессиональлеген арттыру өчен семинарлар, мастер-класслар үткәрү кирәклеген әйтте һәм халык театрларының авылны үстерүдә, авылда күңел ачу өчен мөмкинлекләр булдыруда зур роль уйнаганын ассызыклады.

“Театраль фестивальләр булмаса, үзешчән артистлар эшчәнлеге кызыксынулар клубы булып кына калыр иде”, - диде ул.

  • Быел конкурс 17нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестиваль тамашачылары саны 22 меңнән арткан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10