ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәрит Мөхәммәтшин: Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк

6 декабрь 2018, 18:28 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин: Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк "Бүген безне төбәк каналларының мультиплекска керү процессы борчый", - диде Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк, дип исәпли. Парламет башлыгы бу фикерен бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәйтелгән утырышта әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта сүз Россия төбәкләренең аналоглы телетапшырулардан цифрлыга күчүгә әзерлеге турында барды. Парламет башлыгы сүзләренчә, цифрлы телевидениегә күчү тапшыруларның сыйфатын һәм сурәтен яхшыртачак.

“Бүген безне төбәк каналларының мультиплекска керү процессы борчый. Татарстан – күпмилләтле республика, шунлыктан әлеге төбәк үзенчәлеген сакларга кирәк. Моннан тыш, Республика халкын цифрлы сигналлар белән тәэмин итү кирәк. Без телевидениене коммуникациянең мөһим каналы итеп сакларга тиешбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Телевидениенең аналог стандартлардан цифрлыга күчүе 2019 елның февралендә башланачак. Бөтен ил буйлап “цифр”га бөтенләй күчеш 2019 елның июненә планлаштырылган.

Цифрлы форматта түләүсез 20 телевизион канал булачак. Аналоглы тапшыруларны финанслау ярты елдан төгәлләнәчәк.

  • Татарстанда бүгенге көннән икенче мультиплекс җибәрелгән. Республика халкының 99,3 проценты түләүсез ике мультиплекста цифрлы 20 канал кабул итә ала. Аның өчен 87 тапшыру станциясен файдалануга тапшыру таләп ителде. Шулардан өр-яңа төзелгәннәре - 25.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10