(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Казанда ТЭЦ урамындагы төзелеш мәйданында эшче һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Югарыдан егылып төшү билгеләре белән булган 40 яшьлек ир-ат мәетен кичә көндез табып алганнар.
Әлеге һәлакәт факты буенча тикшерүгә кадәрге тикшерү үткәрелә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшче үлеме сәбәпләрен ачыклый.