ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кырым татары музыканты Казанда джаз һәм халык музыкасыннан торган концерт бирә

6 декабрь 2018, 19:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Кырым татары музыканты Казанда джаз һәм халык музыкасыннан торган концерт бирә Әнвәр Измайловның концерт программасында үзе язган композицияләр һәм дөнья музыка әсәрләре дә бар.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ",  Айдар Әхмәдиев). Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә танылган Кырым татары музыканты, виртуоз-гитарчы Әнвәр Измайлов "Spider" исемле иҗат концертын тәкъдим итә. Әлеге минутларда филармония сәхнәсендә джаз һәм халык музыкасы, автор үзе язган композицияләр һәм дөнья музыка әсәрләре яңгырый.

Әнвәр Измайловның музыкасы төрле жанрлар һәм стильләрне берләштерүе белән танылган. Гитарачы үзе уйлап чыгарган тэппинг уйнау техникасы аңа аеруча зур популярлык китерде.

  • Концерт "Филармонияда" XI халыкара сәнгать фестивале кысаларында уза.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10