ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан депутатлары Дәүләт Советындагы цифрлы җиһазлар өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте

19 декабрь 2018, 13:55 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан депутатлары Дәүләт Советындагы цифрлы җиһазлар өчен Миңнехановка рәхмәт әйтте Яңа цифрлы система урнаштырылгач депутат корпусы эше сайлаучылар өчен тагын да ачыграк булды.

(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Узып баручы елның соңгы сессиясендә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка парламент бинасын цифрлы җиһаз белән баетканы өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

“Президентыбыз Рөстәм Нургали улына депутат корпусы һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре исеменнән мөмкинлек тапкан өчен рәхмәт җиткерәм. Кыска гына вакыт эчендә зур залда, матбугат хезмәте үзәгендәге җиһазлар алыштырылды. Планшетка, экраннарга игътибар итегез әле, алар Дәүләт Советы эшчәнлеген уңышлы дәвам итүдә ярдәм итәчәк бөтенләй яңа җиһаз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Татар-информ”га Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева аңлатуынча, парламент бинасында җиһазларны алмаштыру соңгы ике ел дәвамында акрынлап барган. Бу вакыт эчендә тавыш бирү электрон системасы, шулай ук видео- һәм аудиотрансляцияне тәэмин итү җиһазлары тулысынча алыштырылган.

“Без тулысынча цифрлы тапшыру форматына күчтек, телевидение, радио һәм интернетета парламент утырышларыннан трансляция алып барабыз. Бу депутат корпусы эшен сайлаучылар өчен тагын да ачыграк, аңлаешлырак итә, хөкүмәт эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыра”, - дип аңлатты Резидә Макуева.

Республика парламент бинасындагы элеккеге җиһаз 2000 еллар башында куелган булган һәм ул инде сыйфатлы цифрлы стандартларга туры килми.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10