ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Актанышта уку алдынгылары район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды

27 декабрь 2018, 20:10 , Фото: aktanysh.tatarstan.ru

Актанышта уку алдынгылары район башлыгының Чыршы бәйрәменә җыелды Уку алдынгыларын, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләрен Энгель Фәттахов сәламләде.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Актаныш районының “Бүләк” укыту үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов йөз баланы - уку алдынгыларын, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләрен сәламләде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Балаларга район башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән Яңа ел бүләге һәм исемле символика тапшырылды.

Кыш бабай, Кар кызы катнашында театральләшкән тамаша да укучылар өчен районның талантлы балалары – җырчы-биючеләр белән бергәләп әзерләнде, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10