ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда унөч меңләп кеше WorldSkills-2019 чемпионатында волонтер булырга тели

1 гыйнвар 2019, 10:03 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда унөч меңләп кеше WorldSkills-2019 чемпионатында волонтер булырга тели Ярдәмчеләрне сайлап алу мартта тәмамлана һәм эшче һөнәрләр чемпионатында эшләргә 3500 мең волонтердан торган команда оештырыла.

(Казан, 1 гыйнвар, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). WorldSkills-2019  Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында волонтер булып катнашу өчен 13 меңнән артык кеше гариза биргән. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

“Волонтерларны сайлап алу белән Россиянең төрле шәһәрләрендәге 15 ресурс үзәге шөгыльләнә. Ярдәмчеләрне сайлап алу мартта тәмамлана һәм эшче һөнәрләр чемпионатында эшләргә 3500 мең волонтердан торган команда оештырылачак”, - диде Лилия Галимова.

3500 кеше волонтер итеп сайлап алыначак, диде ул. Аларның 85 процент чамасы Татарстан волонтерлары булачак.

“Бездә иң яхшы волонтерлар мәктәбе. Алар барысы да төрле чараларда катнашу тәҗрибәсенә ия. Россиянең башка субъектларыннан 400 волонтер, тагын 100 ярдәмчене чит илләрдән җәлеп итәчәкләр”, - диде Казан Кремле вәкиле.

  • 22-27 августта Казанда Һөнәри осталык буенча WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты узачак. “Казань Экспо” ярышлар өчен төп мәйданчык булачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10