ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казан авиазаводында яңа бомбардировщик төзелә башлаячак

9 гыйнвар 2019, 10:19

ПАК ДА беренче очышын 6-7 елдан соң башкарырга мөмкин.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Горбунов исемендәге Казан авиация заводы алдагы айларда ерак авиациянең перспективалы авиакомплексының тәҗрибә үрнәкләрен төзи башлаячак. Бу хакта Интерфакс авиация тармагы чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

"Казан авиазаводына конструкторлык документларын тапшыру төгәлләнә, төзелеш якындагы айларда башланачак", — дип сөйләде чыганак.

Россия Оборона министрлыгы 2009елгы бомбардировщик-ракетоносчы булдыруда эшли, ә ПАК ДА беренче очышын 2025-2026 елларда башкарырга мөмкин.

Бомбардировщик стелс-технологияләрне кулланачак һәм ерак авиация самолетларының бөтен линиясен югары төгәллекле зур арсенал чаралары хисабына алмаштырачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10