ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Көкшетауның «Галиябану» татар фольклор ансамбле халык коллективы исеменә лаек булган

10 гыйнвар 2019, 11:25 , Фото: tatar-congress.org

Көкшетауның «Галиябану» татар фольклор ансамбле халык коллективы исеменә лаек булган «Галиябану» фольклор ансамбле 1990 елда Казахстан Республикасында оештырылган.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елның декабре ахырында «Галиябану» татар фольклор ансамбленә «Үзешчән халык коллективы» исеме бирелүе турындагы боерыкка кул куелган. Ансамбльнең шундый дәрәҗәгә ирешүендә коллективның җитәкчесе Сакен Карбаевның да өлеше зур. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

1990 елда Казахстанда этник берләшмә активистлары башлангычы белән үзешчән артистлар коллективы оештыру идеясе туган. Шул рәвешле, төрле яшьтәге талантларны берләштергән «Галиябану» татар фольклор ансамбле барлыкка килгән. Әсхия Әхмәтшина озак еллар коллективның җитәкчесе һәм рухи илһамчысы булган.

Ансамбль артистлары республика Сабантуйларында актив катнашкан, татарлар күпләп яши торган Атбасар, Щучинск, Степногорск, Кзылту, Степняк, Имантау һ.б. торак пунктларда концертлар белән чыгыш ясаган.

Күпьеллык иҗат юлында коллектив зур уңышларга ирешкән. Өлкә һәм шәһәр дәрәҗәсендәге чараларда актив катнашканы өчен дипломнар, Рәхмәт хатлары һ.б. бүләкләргә лаек булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10