ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ватанны саклаучылар көнендә Казаннан Кытайның Санья курортына туры авиарейслар ачыла

10 гыйнвар 2019, 12:18 , Фото: Регина Гумарова

Ватанны саклаучылар көнендә Казаннан Кытайның Санья курортына туры авиарейслар ачыла 156 урынлы Airbus A319 очкычы атнасына ике рейс (сишәмбе – 21.00, шимбә – 01.00 сәгатьтә) ясаячак.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 23 февральдә Казаннан Кытайның Хайнань утравындагы Санья курортына туры авиарейслар ачыла. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

156 урынлы Airbus A319 очкычы атнасына ике рейс (сишәмбе – 21.00, шимбә – 01.00 сәгатьтә) ясаячак.

Туристларга бай эчтәлекле программа тәкъдим итәчәкләр. Утрау кунаклары заманча дәвалау үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыта, будда гыйбадәтханәләре белән таныша, милли аш-сулардан авыз итә, табигый паркларда һәм Көньяк Кытай диңгезе пляжларында ял итә алачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10