ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелгән

10 гыйнвар 2019, 12:41 , Фото: скриншот из видео/соцсети

Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелгән Авария кичә кич Мәскәү урамынада урнашкан 64нче номерлы йорт каршында килеп чыга.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда троллейбус җиңел машинаны бәрдереп, автобуска бәрелде, дип хәбәр итетеләр "Татар-информ"га Казан Дәүләт Автоинспекциясендә.

"Кичә 17.48 сәгатьтә Мәскәү урамында урнашкан 64нче йорт каршында троллейбус йөртүче, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм "Шкода Октавия" автомобиленә бәрелгән”, – дип сөйләделәр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.

Шуннан соң троллейбус каршы як полосага чыгып, “НефАЗ” автобусына бәрелгән.

Авария нәтиҗәсендә Кызыл автобусның 41 яшьлек пассажиры зыян күргән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10