ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанда эзләнүдә булган 9 җинаятьче тотылган

10 гыйнвар 2019, 12:59 , Фото: архив/Рамиль Гали

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанда эзләнүдә булган 9 җинаятьче тотылган Тоткарланучыларның барысына да сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанда эзләнүдә булган 9 җинаятьче тотылган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.

"Оператив-эзләү чаралары барышында җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең оператив бүлегенең эзләү бүлеге хезмәткәрләре ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәттәшләре белән берлектә 9 хөкем ителгән гражданны тоткарлаган", – дип аныклаганнар идарәнең матбугат хезмәтендә.

Бер очракта хөкем ителгән җинаятьче поселение колониясенә озатылырга тиеш була, ләкин ул "җыелу" урынына килмәгән. Калган сигез җинаятьче җинаять-башкару инспекциясенә контроль күренешкә килмәгән.

Тоткарланучыларның барысына да сак астына алу рәвешендәге чик кую чарасы сайланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10