ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Сотворение" балалар киносын үстерү фонды II Халыкара кино фестивалендә җиңде

10 гыйнвар 2019, 13:11

Режиссер Эдуард Габидуллинның ике картинасы Санкт-Петербург һәм Ярославль шәһәрләрендә узган фестивальләрдә җиңү яулады.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Режиссер Эдуард Габидуллинның "Рыбаки" картинасы "Яшел караш" Халыкара экологик фильмнар фестивалендә "Киләчәккә оптимистик караш өчен" номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Санкт-Петербург шәһәрендә Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Табигатьтән файдалану, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү комитеты ярдәмендә үткәрелде.

Эдуард Габидуллинның "Лучший друг" дигән тагын бер картинасы 2018 елның 6-7 декабрендә Ярославльдә шәһәр мэриясе ярдәме белән узган "Кино-клик" Халыкара яшьләр һәм гаилә фильмнары фестивалендә "Уен киносы" номинациясендә җиңүче дип табылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10