ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фәнни-техник проектлар бәйгесен үткәрү турында игълан итә

10 гыйнвар 2019, 14:23

Гаризалар 2019 елның 11 февраленә – Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2017-2025 елларда Авыл хуҗалыгын үстерү федераль фәнни-техник программасының "Россия Федерациясендә шикәр чөгендере селекциясе һәм орлыкчылыкны үстерү" ярдәмче программасында катнашу өчен комплекслы фәнни-техник проектлар бәйгесен үткәрү турында игълан итә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бәйгедә комплекслы фәнни-техник проектларның заказчылары булган һәм тиешле таләпләргә җавап биргән авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре (юридик затлар) катнаша ала.

Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 107139, Мәскәү, Орликов тыкрыгы, 1/11, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Фәнни-технологик сәясәт һәм мәгариф департаменты.

Конверт тышында "Комплекслы фәнни-техник проектлар бәйгесендә катнашу турында гариза" дип язарга, гариза бирүче оешманың атамасын һәм комплекслы фәнни-техник проектлар сайлап алуның идентификация кодын күрсәтергә кирәк.

Гаризалар 2019 елның 11 февраленә – Мәскәү вакыты белән 15.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10