ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан 2018 елда Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде

10 гыйнвар 2019, 15:11 , Фото: архив/Султан Исхаков

Казан 2018 елда Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде Узган елда туристлар Казанда торак арендалау өчен өч кешедән торган гаиләгә тәүлегенә 3 мең 14 сум акча сарыф иткән.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең туристлар арасында иң популяр өч шәһәре арасына керде. Tvil.ru сервис шундый тикшеренү үткәргән.

Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган елда туристлар Казанда торак арендалау өчен өч кешедән торган гаиләгә тәүлегенә - 3 мең 14 сум, ягъни бер кешегә якынча 1 мең сум акча сарыф иткән.

Беренче һәм икенче баскычларда Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләре урнашкан. Туристлар арасында иң популяр шәһәрләр унлыгына шулай ук Краснодар, Петрозаводск, Ростов-Дон, Екатеринбург, Воронеж, Түбән Новгород һәм Тула кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10