ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гыйнвар каникулларында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә 7 мең кунак булган

10 гыйнвар 2019, 16:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Гыйнвар каникулларында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә 7 мең кунак булган  
Быел татар Кыш Бабае янына Италия, Германия һәм АКШтан кунаклар килгән иде.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Арча районының Яңа Кырлай авылында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясенә яңа ел каникуллары вакытында 7 мең кунак килгән. Узган елның шушы чорында 6,5 мең кеше килгән булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Быел татар Кыш Бабае янына кунакка Россия туристларыннан тыш, Италия, Германия һәм АКШтан да кунаклар килде. Яңа ел бәйрәмнәрендә резиденциянең әкият сукмакларында аларны яңа персонаж — Аждаһа каршы алды",- диделәр матбугат хезмәтендә.

Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе Ия елгасы ярында, Казан шәһәреннән 60 километр ераклыкта Яңа Кырлай авылында урнашкан. Әкияткә сәяхәт урман таможнясы белән башлана, анда кунакларны Шайтан каршы ала.

Кыш Бабай йорты янына Шүрәле картасы буенча барып җитәргә туры киләчәк. Юлда бик күп маҗаралар — әкиятләр, табышмаклар, могҗизалар, шулай ук әкият геройлары көтә. Кыш Бабай һәм Кар Кызы үзенең әкият геройлары белән кунакларга һәрвакыт шат.

Кышкы тылсымчы резиденциясе 2019 елның 27 гыйнварына кадәр эшләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10