ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Милли банкта финомбудсменга кем һәм нинди очракта мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләделәр

10 гыйнвар 2019, 19:42

Финанс омбудсмены финанс базарында кешеләргә хезмәт күрсәтүче барлык сектор вәкилләренә карата дәгъваларны карый.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда Россиядә финанс вәкаләтле вәкиле хезмәте төзелде. Ул гражданнар һәм финанс оешмаларының 500 мең сумнан артмаган бәхәсләрен судка кадәр карау хокукына ия булды. Бу хакта Россия Үзәк банкының Идел-Нократ буенча Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Финанс омбудсмены хезмәтенә, әгәр дә кешенең хезмәт күрсәтү сыйфатына яки тәртибенә карата дәгъвасы килеп чыкканда, бәхәс финанс оешмасының үзендә хәл ителмәгән очракта мөрәҗәгать итәргә була. Нигездә, гражданнар финомбудсменга читтән торып мөрәҗәгать итәләр.

Вәкаләтле вәкил шикаять алганда, ул финанс оешмасы белән элемтәгә керә һәм аңа гражданин белән мөстәкыйль рәвештә килешергә тәкъдим итә. Әгәр дә яклар килешә алмаса, 15 эш көне дәвамында финомбудсмен тиешле карар чыгара.

Компания аны үтәргә тиеш була, югыйсә аны штрафка тартачаклар. Һәр ике як та, судка мөрәҗәгать итеп, финомбудсменның карарын яңадан карату хокукына ия. Гражданнар моны 30 календарь көн эчендә, оешмалар 10 эш көне эчендә эшли ала.

Әгәр суд финанс оешмасы дәлилләре белән килешмәсә, аның белән канәгать булмаган клиент файдасына канәгатьләндерелгән дәгъва суммасының 50 процентына кадәр өстәмә акча алачак.

2020 елдан башлап финомбудсмен хезмәте микрофинанс оешмалары, 2021 елдан банклар, кредит кулланучылар кооперативлары, ломбардлар һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары белән гражданнарның бәхәсләрен судка кадәр җайга салу хокукына ия булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10