ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Язучылар берлеге төрле премияләргә тәкъдим ителәсе кандидатларны карый башлады

10 гыйнвар 2019, 21:45 , Фото: архив/Султан Исхаков

Татарстан Язучылар берлеге төрле премияләргә тәкъдим ителәсе кандидатларны карый башлады Утырышта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтелде.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә иҗат остаханәләренең берләштерелгән утырышы үткәрелде. Утырышта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди исемендәге премияләргә кандидатлар күрсәтү мәсьәләсе каралды. Бу хакта Татарстан язучылар берлегенең матбугат үзәге хәбәр иткән иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт ачыклык кертүенчә, остаханәләр тәкъдим иткән кандидатуралар идарә утырышында каралачак.

Иртәгә Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Җәлил премиясенә тәкъдим ителәсе кандидатураларны караячак.

Тукай премиясенә Татарстан Язучылар берлеге тәкъдим ителәсе кандидатура гыйнвар азагында гына билгеле булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10