ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында республика комиссиясе муниципалитетның Яңа елга әзерлеген бәяләде

11 гыйнвар 2019, 02:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районында республика комиссиясе муниципалитетның Яңа елга әзерлеген бәяләде Бертуган эшмәкәрләр Шәйхетдиновлар ярдәме белән бизәлгән биек һәм матур чыршыны кунаклар ошатты.

(Әлки, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ).  Әлки районында республика комиссиясе булып, муниципалитетның Яңа елга әзерлеген бәяләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар Базарлы Матактагы Үзәк паркта һәм Геройлар паркында булып, аларның бизәлешен уңай бәяләделәр. Комиссия әгъзаларына кардан һәм боздан ясалган әкият каһарманнары сыннары бигрәк тә ошады. Чыршылардагы балалар кулы белән эшләнгән уенчыклар да аларның күңеленә хуш килде.

Республика комиссиясе авыл җирлекләрендә дә булды. Аларга быелгы иң матур Яңа ел чыршыларының берсе – Түбән Әлки авылы уртасында куелган урман гүзәлен күрсәттеләр. Бертуган эшмәкәрләр Шәйхетдиновлар ярдәме белән бизәлгән биек һәм матур чыршыны кунаклар ошатты.

Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия шулай ук әлкилеләрнең үз йорт тирәләрен Яңа елга матурлап бизәвен дә уңай бәяләде.

 Конкурс нәтиҗәләре соңрак мәгълүм булачак. 2016 елда район шундый республика бәйгесендә өченче урын алып, акчалата бүләккә ия булган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10