ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Рәхмәт хаты тапшырдылар

11 гыйнвар 2019, 04:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына Рәхмәт хаты тапшырдылар Атлас Галиәхмәтов дүрт дистә елдан артык гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган.

(Зәй, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәй хакимиятендә узган аппарат киңәшмәсендә, лаеклы ялга китү сәбәпле, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Атлас Галиәхмәтовка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аңа бүләкне тантаналы төстә район башлыгы Разиф Кәримов биреп, олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Атлас Галиәхмәтов Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, "Россиядә татлы тамыразык - шикәр җитештерүгә 200 ел тулу уңаеннан", Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алуны лаеклы үткәрүгә өлеш керткән өчен, "Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен", "Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре",Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләренә лаек.

"Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы атказанган хезмәткәре", Зәй муниципаль районы Почетлы гражданы Атлас Галиәхмәтов дүрт дистә елдан артык гомерен Зәй районы авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган, шуның 22 елын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы вазифасында тырыш хезмәт куйган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10