ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләргә имамчылык вазифасының җаваплылыгы турында сөйләгән

11 гыйнвар 2019, 07:16 , Фото: dumrt.ru

Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләргә имамчылык вазифасының җаваплылыгы турында сөйләгән Татарстанның баш казые Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашкан.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев  Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләренә имамчылык вазифасын алган кешенең өстендә булган җаваплылык турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб, районда имам-мөхтәсиб, Татарстанның баш казые буларак, үз тәҗрибәсеннән чыгып кайбер нечкәлекләр хакында бәян кылды. Диннең торышына бәя биргәндә ул нәкъ менә имамчылык вазифасын алган кешенең өстендә булган җаваплылыкка басым ясаган. 

Җәлил хәзрәт шулай ук динебездә мөһим булган кагыйдәләргә тукталган. Гыйбадәт, никах, әхлакый мәсьәләләр турында сөйләгән. Җәлил хәзрәт Фазлыев шәкертләр каршында вәгазь сөйләгән һәм алар тарафыннан бирелгән күп кенә сорауларга җавап биргән.

Шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара. Йөздән артык шәкертләр төрле төбәкләрдән (Самара, Ульяновск, Чувашия, Киров, Мәскәү, Свердловск, Башкортстан, Пермь, Мари-Эл һ.б.) гыйлем алу нияте белән килгәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10