ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

1 февральдән Татарстанда 340 мең кешенең айлык акчалата түләүләре артачак

11 гыйнвар 2019, 10:21 , Фото: Егор Никитин, Султан Мсхаков

1 февральдән Татарстанда 340 мең кешенең айлык акчалата түләүләре артачак Индексация инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, радиация йогынтысы һ.б. дучар булган гражданнарга кагылачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). 2019 елда федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«1 февральдән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, «чернобыльчеләр» һәм федераль ташламалардан файдаланучы башка гражданнарның айлык акчалата түләүләре һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнәчәк», - дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый түләүләрне 340 меңгә якын кеше ала.

Индексациянең фаразланган күләме 3,4 процент тәшкил итәчәк, дип сүзен йомгаклады Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10