ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама районында "Нива" машинасы АЗС колонкасын аударган

11 гыйнвар 2019, 11:46 , Фото: скриншот видео

Түбән Кама районында Заправка пистолетын бензин багыннан чыгармыйча гына китеп барган машинаны видеога төшереп алганнар.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның Түбән Кама районында "Нива" машинасы АЗС колонкасын тарттырып киткән. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Вакыйга кичә көндез Кама Аланындагы автозаправка станциясендә була.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, машина йөртүче автомобиленә бензин сала һәм бензин багыннан пистолетны чыгармыйча гына китеп бара. Нәтиҗәдә колонка ава һәм ватыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10