ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада ана теле, шул исәптән татар теле буенча олимпиада җиңүчеләрен ачыклыйлар

11 гыйнвар 2019, 12:47 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Уфада ана теле, шул исәптән татар теле буенча олимпиада җиңүчеләрен ачыклыйлар Рус һәм ана телендә белем ала торган мәгариф учреждениеләреннән 200дән артык катнашучы белемнәрен сыный.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Башкортстан башкаласында ана теле, шул исәптән татар теле буенча олимпиада җиңүчеләре билгеле булачак. Бу хакта БРның Мәгариф министрлыгы хәбәр итә. 
 
Рус һәм ана телендә белем ала торган мәгариф учреждениеләреннән 200 дән артык катнашучы белемнәрен сыный. Олимпиада татар теленнән тыш, мари, удмурт, чуваш телләре буенча да уздырыла. 
 
Олимпиада шартлары буенча, укучылар бирелгән темага инша язарга, ана теле һәм әдәбияты буенча викторинада катнашырга һәм телдән әңгәмә корырга тиеш. 
 
Җиңүчеләрне бүген олимпиаданың ябылу тантанасында бүләкләү планлаштырыла. Соңрак алар халыкара олимпиадаларда катнаша алачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10