ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Анкарада Садри Максуди һәм кызы Гадилә Айда искә алыначак

11 гыйнвар 2019, 13:14 , Фото: Рушания Алтай

Анкарада Садри Максуди һәм кызы Гадилә Айда искә алыначак Садри Максуди белән Гадилә Айда турында Максудинең оныклары Гөлнур Учок һәм Гөнүл Пултар чыгыш ясаячак.

(Истанбул, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Анкарада Садри Максуди һәм аның кызы Гадилә Айданың истәлекләренә багышланган җыен үткәреләчәк. Бу турыда Максуди оныгы, әдәбият галимәсе Гөнүл Пултар хәбәр итә.

Чара 20 гыйнварда Анкара татарларының “Казан мәдәнияте” җәмгыяте бинасында оештырыла. Анда Садри Максудиның оныклары: икътисад белгече Гөлнур Учок һәм филология фәннәре кандидаты Гөнүл Пултар төп чыгыш ясаучы буларак катнашалар.

Гөлнур Учок “Садри Максуди Арсал: бер акыл иясенең гадәттән тыш хикәясе” дигән темага чыгыш ясарга җыена.

Гөнүл Пултар исә ”Көнбатыш белән Көнчыгыш мәдәниятләренең синтезы булган дипломат: Гадилә Айда” дигән доклады белән әнисе ягъни Садри Максуди кызының дипломатик эшчәнлеге белән таныштырачак.

Гадилә Айда танылган сәясәтче, галим Садри Максуди Арсалның кызы, күренекле татар меценаты Шакир Рәмиевнең оныгы - Төркиянең беренче хатын-кыз илчесе һәм Җөмһүрият сенаты әгъзасы, язучы һәм галимә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10