ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әнис Шәймәрданов һәм Әхәт Мөхәмәтов Мәскәүдә яңа китапларын тәкъдим иткән

11 гыйнвар 2019, 13:32 , Фото: tatar-shtab.ru

Әнис Шәймәрданов һәм Әхәт Мөхәмәтов Мәскәүдә яңа китапларын тәкъдим иткән "Яралы язмышлар", "Гади татар" басмалары белән Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да танышкан.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Шагыйрь, композитор Әнис Шәймәрданов һәм шагыйрь Әхәт Мөхәмәтов Мәскәүдә яңа китапларын тәкъдим иткән. Бу хакта "Мәскәү татарлары Штаб"ы яза. 
 
Әнис Шәймәрдановның "Яралы язмышлар" басмасы революция вакыйгалары, коллективлаштыру һәм сугышка кадәр татар тормышына багышлана. Роман-диологта авторның бабалары язмышы чагылыш тапкан. 
 
Әхәт Мөхәмәтовның "Гади татар" шигырьләр җыентыгы рус телендә язылган булган. Аны шулай ук Әнис Шәймәрданов татарчага тәрҗемә иткән. Биредә сайланма әсәрләр урын алган. 
 
Сүз уңаеннан, Әхәт Мөхәмәтовны җирле татарлар Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәләр, семинарлар оештыручы буларак та белә. 
 
Тәкъдим итү кичәсендә татар җәмәгатьчелеге генә түгел, батыр шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашкан. Шулай ук тарихчылар Нәзиф Мириханов, Көнчыгышны өйрәнүче Йолдыз Хәлиуллин, шагыйрә Лилия Сафина, туган якны өйрәнүче Әхмәт Галимов һ.б. булган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10