ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда өлкән яшьтәге җәяүлегә йодрыклары белән ташланган машина йөртүчегә җәза биргәннәр

11 гыйнвар 2019, 14:27 , Фото: соцсети

Чаллыда өлкән яшьтәге җәяүлегә йодрыклары белән ташланган машина йөртүчегә җәза биргәннәр Машина йөртүче башта җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге ир-атны аздан гына бәрдерми кала, шуннан соң, машинасыннан чыгып, аның йөзенә суга.

(Чаллы, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының ЮХИДИ идарәсе өлкән яшьтәге җәяүлегә кул күтәргән машина йөртүчене җаваплылыкка тарткан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә социаль челтәрләрдә искитәрлек очрак сурәтләнгән видео дөнья күргән иде. Машина йөртүче башта җәяүлеләр кичүендә өлкән яшьтәге ир-атны аздан гына бәрдерми кала, шуннан соң, машинасыннан чыгып, аның йөзенә йодрык белән суга.

ЮХИДИ хезмәткәрләре "сюжет герое"ның эзенә бик тиз төшә. Ул Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат булып чыга. Ир-атны инспекциягә алып килеп, аңа карата җәяүлегә юл бирмәгән, шулай ук башка транспорт чаралары хәрәкәтенә комачаулык итеп юлда туктап торган өчен беркетмәләр төзиләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10