ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда "Сувар Плаза" сәүдә үзәге каршында янгын чыккан

11 гыйнвар 2019, 15:26

Янгын кафеның аш бүлмәсе урнашкан икенче катта чыккан.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Казан үзәгендә "Сувар Плаза" сәүдә үзәге каршында "Caviar" караоке-кафесында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын Спартаковская урамында 12нче йортта «Caviar» караоке-кафесының икенче катында чыккан.

Янгын сүнерүчеләр килгәнче 15 кеше бинадан үзләре чыккан.

Чакыру буенча 1нче янгын сүндерү-коткару часте янгын сүндерүчеләре килгән. Кафеның икенче катында аш бүлмәсендә мебель янганы билгеле булган. Янгын 2 кв. метр мәйданга зыян салган. Зыян күрүчеләр юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10