ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Россия Тикшерү комитеты: Үзәк Африкада Россия журналистларын талау нияте белән үтергәннәр

11 гыйнвар 2019, 16:42

Тикшерү версиясе буенча журналистларны җибәргән “Тикшерүләр белән идарә үзәге” проекты аларны сак белән тәэмин итмәгән.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Тикшерү Россия журналистлары - Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуевның Үзәк Африка Республикасына сәфәр хронологиясен төзеде. Алар узган ел июлендә бандитлар тарафыннан үтерелгән иде, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко. Бу хакта ТАСС яза.

“Тикшерүләр белән идарә үзәге” проекты хезмәткәрләре журналистларга 20 мең доллар күләмендә акчага Үзәк Африка Республикасында документаль фильм төшерергә тәкъдим иткән. Әмма журналистлар сак хезмәте белән тәэмин ителмәгән, алар Үзәк Африка Республикасына туристлык визалары буенча барган”, - диде Светлана Петренко.

“Фиксер” Мартин журналистларны ил территориясендә торак һәм машина йөртүче белән тәэмин итәргә вәгъдә иткән. Светлана Петренко сүзләренчә, журналистлар Үзәк Африка Республикасы башкаласы Бангига 2018 елның 28 июлендә, ягъни планлаштырылганнан ике көнгә иртәрәк килгәннәр, шул сәбәпле, Мартин белән очрашмаганнар.

Машина йөртүче Бьенвеню Доувокама үз күрсәтмәләрендә журналистлар белән алар килгән көнне Банги шәһәренең бер кафесында очрашуы турында сөйләгән. Журналистлар аңа ил буенча сәфәрдә озатып йөрергә тәкъдим иткәннәр. Мартин исемле “фиксер” аны яллау процессында катнашмаган.

"2018 елның 30 июлендә журналистлар Бангтан Сибю шәһәренә килгәннәр. Бу шәһәрдән чыкканда, Африка хәрбиләре аларга торак пунктта төн кунарга тәкъдим иткәннәр һәм төнлә йөрү куркыныч булуын кисәткәннәр”, - диде Светлана Петренко.

“Сибю шәһәреннән 23 чакрым ераклыкта Кпаку авылы тирәсендә автомобильне гарәпчә сөйләшә торган кораллы кешеләр төркеме туктаткан. Һөҗүм итүчеләр журналистлардан әйберләрен, фото һәм видеоаппаратураны бирүне таләп иткән. Билгесез затлар әйберләрен бирүдән баш тарткан һәм каршылык күрсәтелергә омтылган Россия гражданнарын атып үтергәннәр”, - дип ачыклык кертте Тикшерү комитеты вәкиле.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10