ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Авдарма авылында гагауз телен яхшы белгән балаларның гаиләләре акча белән тәэмин ителәчәк

11 гыйнвар 2019, 16:53

Молдавиянең Гагаузия халкы туган телен юкка чыгудан саклап калу нияте белән яңа экспериментка керешә.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Гагаузиядәге Авдарма авылында гагауз телендә ирекле рәвештә сөйләшә белүче беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре ун мең лей, ягъни кырык мең сум акча белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Молдавиянең Гагауз автономияле территориаль берәмлегендә урнашкан Авдарма авыл җирлегенең сайты хәбәр итә.

"Экспериментның төп максаты - әти-әниләргә балалары белән туган телдә сөйләшер өчен мотивация тудыру", - дигән проектның авторы, Гагаузия Халык җыены депутаты, Челенгир исемендәге лицей директоры Елена Карамит.

"2017 елда безнең лицейга укырга кергән 35 баланың өчесе генә туган телдә сөйләшә белүе мине бик тә борчыган иде. Әти-әниләр белән аралашып карагач, гаиләдә гагауз теле бөтенләй кулланылмый дигән нәтиҗәгә килдем", - ди Елена Карамит.

Туган телнең юкка чыгуы Гагаузия җәмгыяте өчен зур проблема булып тора. Телне саклап калу максаты белән Гагаузия Халык җыены узган елны "Гагауз телен куллану өлкәсен киңәйтү" исемле яңа закон кабул итте һәм ул быел гамәлгә кертелде.

Авдарма авылындагы эксперимент шул закон кысаларында уза. Бу чарада беренче тапкыр быел беренче сыйныфка кабул ителәчәк балалар катнаша. Әти-әниләрне акча белән тәэмин итү тулысынча меценат финансларына алып барылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10