ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда -3 градуска кадәр җылыта

11 гыйнвар 2019, 19:29 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда -3 градуска кадәр җылыта Республика территориясендә урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 гыйнварда, Татарстан территориясендә болытлы һава булуы көтелә. Көндез республикада -3, -8 градуска кадәр җылытачак, ә Казанда -6 градус булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республиканың барлык районнарында көндез кар явачак, көньяк районнарда юеш кар көтелә. Көндез буран чыгарга һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә республика синоптиклары.

Төнлә температура 15 градуска кадәр төшәчәк, аязганда 19 градуска кадәр салкын булачак. 

  • «Татар-информ» агентлыгы ялларда Татарстанда көннәр җылытачак, дип хәбәр иткән иде. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Италия циклоны республика территориясенә җылы һава шартлары һәм явым-төшем  алып килүен әйтте.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10